2018 елның 1 мартыннан шәхси торак йортлар өчен “дача амнистиясе” тәмамлана. Бу хакта Росреестрның Башкортстан буенча идарәлеге искәртә. Мартка кадәр вакыт аз калды. Шулай да әлеге мәсьәләне кичектереп килүчеләр, бәлки, документларын теркәргә өлгерер.
8 март — рәсми ял көне, ә 9 мартта, 6 гыйнвардагы ял көне күчерелү сәбәпле, ял итәбез. Һәрвакыттагыча, бәйрәм алды булган 7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскартыла.
Уразбахты авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Сания Сәхап кызы Шакирова шушы араларда үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.