ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2018 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Мамадыш муниципаль районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Аграр ведомство җитәкчесен район башлыгы Анатолий Иванов озатып йөрде.

Татарстан Республикасы Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Югары Ушмага кергәч, мәктәптән кайтып баручы үсмерләрдән Шәмсикамал һәм Шамил Билаловларның кайда яшәгәннәрен сораган идек: “Кармыш чишмәсе каршындагы матур яшел капкалы йорт“, – диделәр. Авыл халкы гомер-гомергә каралты-курасын яңартып торды. Билаловлар да йортларын калай сайдинг белән төрергә керешкәннәр иде.

Районыбызның “Ак калфак“ иҗтимагый оешмасы үз эшчәнлегендә балалар сәнгатенә дә җитди игътибар бирә. Оешма дүртенче ел инде балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре катнашында төрле мәдәни чаралар оештыра. Шул вакыт эчендә “Театрлы нәниләр“, “Туган телем – татар теле“, “Табигать дуслары“ исемнәре астында чаралар уздылар.

Изге Рамазан ае 15 майда башлана һәм 14 июньгә кадәр дәвам итәчәк, ә аның белән ураза – мәҗбүри ризыктан тыелып тору вакыты.

Июньдә республика халкын ике зур бәйрәм - Русия көне һәм Ураза бәйрәме уңаеннан алты ял көне көтә.

Июнь азагы – июль башында Казанда Күпфункцияле үзәкләр яңа үрнәктәге чит ил паспортына документлар кабул итә башлаячак. Бу хакта Күпфункцияле үзәкләр эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Мамадышта гомумбелем һәм мәктәпкәчә учреждениеларда иҗтимагый туклану мәсьәләләре буенча "кайнар линия" ачылды.

29 май көнне сәгать 8.00-12.00 кадәр Балаларны яклау көне уңаеннан Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе " Бердәм кайнар линия көне" үткәрә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International