Мамадышта Рамазанны тәмамлау хөрмәтенә хәйрия мәҗлесе оештырылды

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә хәйрия мәҗлесе республика олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Евгений Алипов оештырды. 200дән артык балага сый-нигъмәтле өстәлләрне спорт учреждениесенең 1 катында әзерләгәннәр. Традиция күп еллар дәвамында бара - Алипов сәламләү мөрәҗәгатендә аны дуслык бәйрәме дип  тә атады.

Мондый вакыйгалар безне тагын да берләштерә. Спорт динсез мөмкин түгел, үз-үзенә һәм Ходайга чын-чынлап ышанганнар җиңә, - дип билгеләде чара инициаторы. Бердәмлек турында Рөстәм Кәлимуллин да сөйләде. Мамадыш районының элеккеге башлыгы, ә хәзер Россия Дәүләт Думасы депутаты мамадышлыларны ул якташлары дип саный, Мамадышта эшләгән елларны сагынып искә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International