Мамадышлылар Бөтенроссия шимбә өмәсенә кушылды

2024 елның 27 апреле, шимбә

Давыдов урамы, 88/2 күпфатирлы йортта яшәүчеләр бөтенроссия өмәсендәге катнашу турындагы фотолары белән уртаклаштылар. 27 апрельдә аңабу өмәгә районның меңләгән халкы кушылды.Күпләр җыештыру эшләрен инде ай башында ук үткәрделәр.

Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды, шуңа күрә бүген ишегалды территорияләрендә беркетелгән участокларда җәмәгать киңлекләрендә тагын җыештыру эшләре башкарылды.

Давыдов урамындагы 88/2 йорт - үрнәк йортларның берсе. Бу йорттта яшәүчеләр һәрвакыт бердәм булып өмәләрдә катнашалар. Ишегалдында балалар мәйданчыгы, компакт парковка, эскәмияләр һәм хәтта аяк киеме юу урыннары бар. Кыскасы, бу ишегалдына кергәч, үзеңне өйдәге кебек хис итәсең! 

Сүз уңаенда, заошминлыларУшмы аръягында яшәүчеләртагын бер эштә бердәмлек күрсәттеләр - бертавыштан Мамадышның җәмәгать урыннарын һәм ишегалларын төзекләндерү өчен gorodsreda.tatar.ru тавыш бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International