Мамадышта ашыгыч ярдәм машинасын 600 тапкыр чакыртканнар

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

Август аенда 03 телефонына 600 шалтырату килгән. Алар арасында баш, эч авырту, кан басымы күтәрелү һәм йөрәк авыруы аеруча еш очрыган. Үткән тәүлек эчендә генә дә Мамадышның ашыгыч ярдәм хезмәте 46 кешегә ярдәм күрсәткән. 

- Хәзерге вакытта көн бик эссе, шунлыктан баш киемсез урамга чыкмаска киңәш итәм. Эссе сугудан саклану өчен гади су эчәргә кирәк. Мамадышлылар энергетиклар һәм соклар белән мавыкмасын иде. Моннан тыш, спиртлы эчемлекләрдән читтәрәк йөрергә кирәк. Үзләрен начар хис иткән кешеләр, озакка сузмыйча, безгә мөрәҗәгать итсәләр иде, - дип белдерде ашыгыч ярдәм хезмәтенең өлкән фельдшеры Сергей Митрофанов. 

Әдел Әхмәтҗанов

Фото со страницы: http://smartnews.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International