Бәйрәм рухы

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

Узган атнаның шимбәсендә Мамадышта яшьләр көне узды. Бәйрәм Совет урамындагы үзәк мәйданда үтте. Дөрес, аңа кадәр Нократ яр буендагы мәйданчыкларда пляж волейболы һәм футбол оештырылган иде. Моннан тыш, 18:00 сәгатьтә “Республиканская ленточка” дип исемләнгән йөгерү марафоны да булды. Старт шәһәребезнең Җиңү паркы булса, финиш итеп үзәк мәйдан билгеләнгән иде. Әлеге чаралар “Татарстан командасы“ инициативасы белән “Татарстан командасында бул“ шигаре астында үткәрелә. 

Бәйрәм 19:00 сәгатьтә башланып китте. Шул ук вакытта 16 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ир-ат һәм хатын-кызлар арасында стритбол (урам баскетболы), автомат сүтеп җыю, ятып штанга күтәрү кебек бәйгеләргә старт бирелде. 

Тамаша беркемне дә битараф калдырмады, бәйрәм яшьләргә багышланган булса да, биредә өлкән абый-апалар да дөнья мәшәкатләрен онытып, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Сүз уңаеннан, чара кечкенә сабыйларга да бик ошады. Алар батутта сикерә, суда алтын балыкларны тота, төрле тәм-томнардан сыйлана, шар эчендә суда һәм тылсымлы машинада йөри алдылар. Шулай да, кешеләргә иң ошаганы төрле төстәге буяулар фестивале булгандыр, мөгаен. Махсус буяулар белән яшьләр бер-берсенә атышып уйнады. Әлеге вакытта Совет урамы салават күперен хәтерләтте. Фестивальдән соң мамадышлылар өчен җирле үзешчәннәр һәм “DaBro” төркеме чыгыш ясады. Чара ахырында дәртле дискотека булды. 

Әдел Әхмәтҗанов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International