Мамадышның нәни чибәрләре беренче сынауны узды.

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Бүген иртәнге яктан район мәдәният йортында “Мамадыш мини-миссы – 2016“ бәйгесенең сайлап алу туры үтте. Биредә 5-6 яшьтәге кызлар катнашты. Алар арасында “Кояшкай“, “Миләшкәй“, “Әкият“, “Салават күпере“ һәм “Ландыш“ балалар бакчасына йөрүчеләр бар иде. 

Бүгенге сынау барышында кечкенә гүзәлләр үзләре белән таныштырды һәм иҗади номер тәкъдим итте. 27нче август, шәһәр көнендә, бәйгенең финалы узачак. Монда алар янәдән үзләре хакында сөйләячәк, җыр-моңга, биюгә һәм шигырь сөйләүгә булган сәләтләрен тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, Мамадыш чибәрләре мода күрсәтер дип планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International