Мамадышка килү кемгә алтын бәясенә төшә.

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Капка төпләрендә, тыкрыкларда, бакча башларында җирле үзидәрә органнарының язмача рөхсәтеннән башка төзелеш матыриаллары сакларга ярамаганлыгын, җирләрен үзеңә рәсмиләштермичә гаражлар, утын сарайлары җиткерергә ярамаганлыгын инде ун елдан артык “Нократ“ һәм “Вятка“ газеталарына, сайтыбызга язабыз, “Нократ дулкыннары“ радиоканалыннан сөйлибез, “Мамадыш ТВ“ тапшыруларыннан күрсәтәбез, әмма һаман кайберәүләр Торак пункларны төзекләндерү кагыйдәләрен бозуларын дәвам итәләр.

Аларга вәкаләтле муниципаль хезмәткәрләр, экологлар тарафыннан беркетмәләр төзелә, муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясендә штрафлар салына. Комиссиянең чираттагы утырышында да 13 беркетмә тикшерелде. Дөрестән дә, гаҗәпкә калырлык. Албай авылының Үзәк урамында яшәүче бер әби урамда–коймасы буенда төзелештән калган ташларын, инде искереп, каралып беткән такталарын тоткан. Ул ташларны урамдагы чокырга салса, файда гына булыр иде. Шул мүкләнгән ташлар, каралган иске такталар хәзер аңа алтын бәясенә төште: алар өчен 2000 сум штраф түләргә туры киләчәк. Авыллардан район үзәк хастаханәсенә килү дә кайберәүләргә кыйммәткә төшә башлады. Хастаханә янына машина кую урыны ясалуга да карамастан, кайберәүләр машиналарын андагы күпкатлы йортлар янында, җитмәсә, тротуарларда гына калдыруларын дәвам итәләр.

Моның өчен дә аларга 2000 сум штраф салына.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International