“МамадышТВ“ гасырларга сузылган мәдрәсәләр тарихы белән таныштыра

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

XX гасыр башында халыкны аң- белемгә тартып, милләтебезнең зыялыларын үстереп, укыту- тәрбия куелышы һәм эчке тәртип ягыннан алдынгы саналган, бөтен Русиядә дан- шөһрәт казанган татар мәдрәсәләре берничә булган. Хәер, бүгенге көндә дә аларның саны күп түгел. Бармак белән генә санарлык мәдрәсәләрнең Мамадышта булуы, әлбәттә горурлык һәм зур бәхет.

Мамадышта мәдрәсә ачылганчы, райондашлар һәм күрше- тирә районнар ничек, каян дини белем алган? Бу хакта җирле телеканалның бүгенге “Иман вә әхлак“ тапшыруында. Эфирга чыгу вакыты 17.00 сәгатьтә. Карамый калмагыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International