Җыеннары дәвам итә

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Күпкатлы йортлардагы торак милекчеләре ширкәтләре җыеннары дәвам итә. Чираттагылары шимбә көнне Давыдов урамындагы 166нчы һәм 150нче йортларда булды. Аларда халык үзләрен борчыган мәсьәләләрне район һәм шәһәр җитәкчелегенә җиткерә.

Давыдов урамындагы 166 һәм 168нче йортларда яшәүчеләрнең беренче үтенечләре: “Йорт каршындагы баганаларга лампочкалар кирәк. Балалар укырга йөри башлады хәзер. Алар мәктәптән кайтканда караңгы төшә“,–булды. 150нче йорт янында узган җыенда да Горький урамында бөтен лампочкаларның янмавын әйттеләр. Халыкка сәбәбе дә аңлатылды. Узган ел шәһәрдәге 700 лампочка яктылык-диодлыга алыштырылган иде. Кызганычка каршы, аларның шактые брак булып чыкты. Шәһәр ул лампочкалар өчен түләмәде: программа буенча экономияләнгән акчалар хисабыннан түләнергә тиеш иде. Лампочкаларның брак булуы аларны урнаштырган предприятиегә хәбәр ителде. Быел тагын 1000 данә лампочка куелачак. Референедум үткәргәндә үзарасалым акчасының бер өлешен Мамадыштагы урам яктырткычларын яңарту, булмаган җирләргә лампочкалар кую өчен тотарга карар ителгән иде. Моңарчы аларны алыштырып чыкмаулары лампочкалар куюга конкурс үткәрү белән бәйле булды. Тиздән бу эшләрнең башланачагын әйттеләр җитәкчеләр.

168нче һәм 166нчы йортларда яшәүчеләр йортлары каршында түтәлләр ясап, аларда кыяр, помидор, борыч, суган кебек яшелчәләр үстерәләр иде. 168нче йорт каршындагы күп түтәлләр баш кала, аларда чүп үсә башлады. Киләчәктә дә анда чүп үләннәр үсеп утырса, машиналар кую урыны ясаячаклар. Шәһәр үсә, җиңел машиналар саны да елдан-ел арта бара, аларны күпкатлы йортлар янында төнгә калдыру урыны табу проблемага әйләнә башлады. Чөнки күбесенең янында кысан. Машиналарны тротуарларга да, газоннарга да, балалар мәйданчыкларына да калдыралар хәзер. Ә моның өчен аларның хуҗаларына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелә.

168нче йортта яшәүчеләр янәшәләрендәге Җиңү паркында кыш көне тротуарларның кардан чистартылмавын да әйттеләр. Җәй көне генә түгел, елның теләсә кайсы вакытында йөгереп яки балалар йөреп кайтырга бик яхшы урын ул.

Моңарчы Мамадышта бер яки берничә күпкатлы йортта бер торак милекчеләре ширкәте иде. Хәзер ширкәтләр һәр ТОС саен берәр була. Җитәкчеләре түләүле эшлиләр. Ә күпкатлы йортларга өлкән кеше билгеләнә. Алар җәмәгать тәртибендә эшләргә тиеш булачак.

Җыеннардагы үтенечләр барысы да теркәп барыла һәм аларны тормышка ашыру юллары билгеләнә. Кабат аларның үтәлеше чираттагы җыенда халыкка җиткереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International