Мамадышның спирт заводы каршындагы светофорлар кемгә ошамый.

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

“Шушы араларда спирт заводы чатындагы светофорны сүтеп алабыз. Быелгы планга аны реконструкцияләү кертелгән. Анда яктылык диодлы яңа төр светофорлар урнаштырылачак. Җәяүлеләргә юл аркылы чыгу өчен зебра да ясалачак“,–ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов.

Күптән түгел генә шәһәр базары янында–Тукай һәм Ленин урамнары кисешкән чатка светофорлар урнаштырылуын хәбәр иткән идек инде. Шәһәребездә унҗиде юл аркылы чыгу урыннарына яктылык диодлы светофорлар куелган инде. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. Рәшит Мөхәммәтдинович сүзләренә караганда, Мамадышта быел юл хәрәкәтенең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен ун миллион сумнан артык акча тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International