Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга рәхмәтен белдерде

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, 2016 елның 18 сентябрендә, VII чакырылышы Дәүләт Думасына узган сайлауларда актив катнашканы өчен республика халкына рәхмәт белдерде. 

“Сайлау участокларына килгән һәм туган республикасын хуплаган өчен барлык татарстанлыларга рәхмәт! “Бердәм Россия“ партиясе өчен тавыш бирүегезнең югары нәтиҗәләре – чынлыкта хәзерге хакимияткә һәм тотрыклы социаль-икътисадый курска, җәмгыятьтә тотрыклылыкны, этникара һәм диниара татулыкны һәм тынычлыкны саклап калуга ышаныч вотумы ул. Без Россия Федерациясе Дәүләт Думасына “Татарстан командасын“ – тәҗрибәле профессионалларны һәм республика патриотларын җибәрәбез“, – диде ул .

Рөстәм Миңнеханов сайланган депутатлар корпусы татарстанлылар мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә кайгыртачагына ышанычын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International