Мамадыш тракторлары урам каравылчысымы.

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

“АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыятендә туңга сөрүдә тракторлар икешәр сменада эшләтелә.

Быел бу мөһим агрочараны 10832 гектарда үткәрергә планлаштырып, шуның 5800 гектарын эшкәртеп тә куйдылар инде алар. Ул басуларның барысында да сөрү катламы тирәнәйтелде. Игеннәрен тирән итеп эшкәртелгән җиргә чәчкәч, агротехник таләпләрне төгәл үтәгәч, мул уңыш җыеп алалар да инде алар. Ә башкаларның тракторлары кич җитүгә төнлә механизаторларының капка төпләрен каравылларга алып кайтып куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International