Мамадыш мөгаллимнәре башкалада дини белем эсти

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Быел да Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту һәм фән бүлеге РИУ, КФУ ярдәмендә дини гыйлем бирүче мөгаллимнәрнең җыенын уздырды. Әлеге җыен “Мөселман мәгариф оешмалары укытучыларының халыкара форумы” буларак ике көн дәвамында бара. Чарада Мамадыш мәдрәсәсеннән Альберт Хуҗин, Илнур Зыятдинов, Айнур Талипов һәм дини белем бирү оешмасының яңа мгаллиме Ленар хәзрәт Мостафин да катнаша. Форумның һәр көнендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, үзебезнең һәм чит илләрдән чакырылган галимнәр катнашты, чара җәмгысе 500 гә якын мөгаллимне җыйды. Мөфти үзенең чыгышында дини гыйлем бирүчеләрнең мәртәбәле кешеләр булуын һәм аларның динебезне үстерүдә өлешләре зур булуына басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International