Казанда “Көрәш” республика ярышлары узды.

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

Шимбә көнне, 22 октябрьдә, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган «Көрәш” республика ярышлары узды.

Ярышларда җиңүчеләрне һәм катнашучыларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, «Көрәш” татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин, «ТатНИИСХ” ФДБМУ директоры Марсель Таһиров һәм башкалар котлады.

“Көрәш” XXI шәхси-команда республика ярышлары бу елның 21 һәм 22 октябрендә “Ак Барс” бердәм көрәш сарае базасында узды. Чараны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы “Көрәш” феедерациясеһәм Татарстан Республикасы “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте белән берлектә оештырдылар. Ярышларда республикадан 52 команда, ягъни 327 кеше катнашты.

Һәр авырлык категориясендә беренче, икенче һәм өченче урыннарны алган катнашучылар кыйммәтле призлар, истәлекле кубоклар, чемпион лентасы (1 нче урын өчен), медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

1 нче урынны алган команда күчмә кубок, диплом белән бүләкләнде. 2 нче һәм 3 нче урыннарны алган командалар дипломнар белән бүләкләнделәр.

60 кг авырлык категориясендә 1 нче урынны - Нәфис Миңнебаев (Биектау районы), 2 нче урынны - Илмир Камалиев (Зеленодольск районы), 3 нче урынны Илдан Әхмәтханов (Балтач районы) алдылар.

70 кг авырлык категориясендә 1 нче урынны Булат Гадершин (Зәй районы), 2 нче урынны - Тимур Сафин (Казан ДАУ), 3 нче урынны Азат Нурмөхәммәтов (Теләче районы) алдылар.

80 кг авырлык категориясендә 1 нче урынга Илмир Төхвәтуллин (Балык Бистәсе районы) чыкты, 2 нче урынны – Илдар Гиниятуллин (Теләче районы), 3 гче урынны Ринат Миңнегалиев («Зәй шикәре» ААҖ)алдылар.

90 кг авырлык категориясендә 1 нче урынны – Марсель Гузаеров (Нурлат районы), 2 нче урыннны – Илнар Галимов (Алабуга районы), 3 нче урынны Ринат Хәйретдинов (Балтач районы) алдылар.

100 кг авырлык категориясендә 1 нче урынны – Муса Галләмов (Теләче районы), 2 нче урынны – Эльдар Хәмитов (Зәй районы), 3 нче урынны Айдар Алтынбаев (Азнакай районы) алдылар.

130 кг авырлык категориясендә 1 нче урынны – Фәрхать Фәйзуллин (Питрәч районы), 2 нче урынны – Фердинанд Вәлиев (Балтач районы), 3 нче урынны Ринат Дәүләтшин (Кукмара районы) алдылар.

130 килограммнан артык авырлык категориясендә 1 нче урынны – Сергей Павлик (Зәй районы), 2 нче урынны – Илдар Абасов (Биектау районы), 3 нче урынны Рамил Корбанов (Теләче районы) алдылар.

Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында – Теләче районы, 2 нче урында – Биектау районы һәм 3 нче урында – Зәй районы.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International