Мамадышның аграр тармагында шәхси йорт хуҗалыклары зур роль үти.

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

Бүгенге көндә районыбыз сөт җитештерү буенча лидерлар рәтендә. Бер сыерның продуктлылыгы буенча да Мамадыш республикада югары позицияне били. 2015нче елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдән кергән табыш 1 млрд 410 млн. сумны тәшкил итте. Үсеш 124%. Хәзерге вакытта да аграрийлар алдында мөгезле эре терлекләрнең баш санын һәм продуктлылыгын арттыру мөһим бурычларның берсе булып кала.
Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә әһәмиятле рольне шәхси йорт хуҗалыклары да башкара. Бүген алар өлешенә 9 мең башка якын мөгезле эре терлек туры килә, шуның 3721 башы савым сыерлары. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 15 башка күбрәк.
Шәхси йорт хуҗалыкларында ит җитештерү 12, сөт җитештерү күләме 7% ка артты. Шул рәвешле, узган елгы эшчәнлекләре нәтиҗәсендә алынган керем 650 млн.сумга тигез.
-Шәхси йорт хуҗалыкларында күпләп терлекләр асраучылар, программаларда катнашып фермалар төзүчеләр авылларның киләчәге дигән сүз. Мондый гаиләләрнең булуы безнең өчен зур сөенеч. Араларында унар баш савым сыеры асраучылар да бар. Киләчәктә дә андыйларга игътибарны киметмәскә кирәк,- ди Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков.
Әзер продукцияне реализацияләү белән дә проблемалар юк- авыл эшмәкәрләренең даими клиентлары бар, район үзәгендә һәм республика башкаласында үтүче ярминкәләрдә дә актив катнашалар. Экологик яктан чиста, чагыштырмача түбән бәядән булган ит һәм сөт ризыкларын шәһәр халкы чират торып ала.
Авылда яшәүчеләрнең активлыгын арттыруга хөкүмәт тарафыннан субсидияләнүче кредитлар, дәүләт ярдәмнәре, программалар этәргеч бирде. Хәзерге вакытта авыл халкының эшчәнлек активлыгы үсә, дип зур ышаныч белән әйтергә була. Соңгы елларда гына да “Авылга йөз белән” муниципаль проекты кысаларында 71 кече гаилә фермасы оешты. Программада катнашучыларга район бюджетыннан бушлай берәр мең данә керамзит блоклар, таш, ком, ПГС, агач материаллары бүлеп бирделәр. 
Мини-фермалар төзергә теләк белдергән актив гаиләләргә 200 мең сум күләмендә субсидия бүлүне максат иткән республика программасын да авыл халкы зур сөенеч белән каршы алды. Быел мәсәлән, мондый мөмкинлектән 64 гаилә файдаланган. Вахит авылында гомер кичерүче Сәмигуллиннар әнә шундыйларның берсе. 
-8 еллап шушы юнәлештә эшлим. Башта игенчелек белән шөгыльләндек. 20 гектар җир алган идем арендага. Хәзер үзебезнең 8 гектар пай җирендә генә эшлибез. 4 га печән, 4 га бөртеклеләр үстерәбез,- ди Наил Сәмигуллин.
Сәмигуллиннар дәүләт ярдәме белән керамзит блоктан 18*6 метр зурлыгында өр-яңа сарай төзеп куйганнар. Бер түбә астында бозаулату бүлеге, маллар торучы зал, терлекче бүлмәсе дә бар. Бүген Наилнең хуҗалыгында 7 баш савым сыеры, 1 тана, симертүдәге үгезләр, сарыклар, кош-корт исәпләнә. Киләчәктә планнар тагын да зуррак, ди ул.
Гаиләнең барлык кирәкле агрегатлары белән комплектланган МТЗ-80 тракторы, Нива комбайны бар. Агач эшкәртү белән дә шөгыльләнгәннәр. Әлегә пилорамалары ял итә. Район ярдәме белән сыер саву аппараты алганнар, сөт күләмен арттыру өчен Зәй шикәр заводыннан жом кайтаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International