Мамадышта Билгесез солдат көне уңаеннан һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

2014нче елда Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән тагын бер истәлекле дата барлыкка килгән иде. Шул елдан башлап 3 декабрь Билгесез солдат көне буларак уздырыла.
Җиңүнең 25 еллыгын билгеләп узган 1966 елның 3 декабрендә билгесез солдат көле Мәскәү янындагы Ленинград шоссесының 41нче чакрымындагы туганнар каберлегеннән Александр бакчасы территориясенә китерелә. 1967 елда биредә Мәңгелек ут кабына һәм “Билгесез солдат кабере“ мемориаль комплексы ачыла.
Бүген Мамадышта да Мәңгелек ут янында әлеге истәлекле көнгә багышланган митинг узды. Район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин, җитәкчеләр, ветераннар Советы вәкилләре яу кырыннан кайта алмаган, сугышта башларын салган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар, мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International