Бүген “Олимп“ балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында чираттагы спорт бәйрәме. Шәһәрдәге оешма-предприятие, учреждение коллективлары арасында баручы спартакиада кысаларында ярышлар уза.
Укытучылар, юлчылар, журналистлар, электрчылар һәм башка һөнәр ияләре “ГТО“ комплексына керүче 4 спорт төре буенча көч сынашалар. Иң-иңнәр винтовкадан ату, урыннан ераклыкка сикерү, турникта (ир-атлар) һәм яткан килеш гәүдәне күтәрү (хатын-кызлар), шулай ук алга иелү күрсәткечләреннән чыгып ачыкланачак. Һәр коллектив данын сигезәр кеше яклый: 4 ир-егет һәм шул ук санда хатын-кыз.
Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе урынбасары Айнур Әгъләмов искәртүенчә, бүгенге нәтиҗәләр спартакиадага йомгак ясаганда исәпкә алыначак. Алга таба тагын ике спорт төре буенча ярышлар үткәрәсе калып бара.