Инвалидлар декадасы башлану белән Мамадышта игелекле эшләр марафоны старт алды.

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар декадасы башлану белән Мамадышта игелекле эшләр марафоны старт алды. Традиция буенча хәйрия кампаниясенә оешма-предприятие коллективы, шәхси эшмәкәр, хәйриячеләр ярдәм итте. Марафон уздыруда актив рәвештә социаль яклау бүлеге һәм "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге катнашты.

Хәйрия марафоны барышында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кул эшләрен сату буенча аукцион оештырылды. Шунысын да әйтергә кирәк, уртак көч белән барлыгы дүртйөз мең сум акча җыелды.

Барлыгы Мамадыш районында 4 меңнән артык инвалид яши, шуларның 245 балалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International