Мамадыш каһарманнарын онытмый.

2016 елның 9 декабре, җомга

Мамадышның Хәтер аллеясындагы Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәлләр янында Ватан каһарманнары көненә багышланган митинг булып узды.

Аңа каһарманнарыбызның балалары һәм туганнары, ветераннар, шәһәр мәктәпләре укучылары җыелган иде. Митингта чыгыш ясаучылар барысы да тыныч тормышыбызны бомбалар һәм снарядлар шартлавы бозмавын, бөтен дөньяда тынычлык булуын теләделәр.

Каһарманнарның һәйкәлләренә чәчәкләр салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International