11нче февраль көнне Мамадышта чаңгычылар ярышы XXXV Бөтенроссия "Россия чаңгы юлы" ("Лыжня России") ярышлары кысасында уздырыла. Аны рәсми ачу тантанасы 11:00 сәгатькә билгеләнгән.
Спортчылар һәм һәвәскәр чаңгычылар өчен аерым дистанция каралган: һәвәскәрләр өчен 2-3 километр озынлыктагы, профессионаллар өчен 3 - 5 километр озынлыктагы чаңгы юлы әзерләнә. Шәһәр җитәкчеләре, Шәһәр Советы депутатлары, спорт ветераннары җитезлекләрен 2017 метр озынлыктагы ярышта сынаячак.