Зәмзәмия Ганиева: “Ашыгыч ярдәм“ сазлык кебек ул“.

2017 елның 17 феврале, җомга

Бу телевизорда ишеткән кайбер хәбәрләрдән чәчләр үрә тора. Әнә тагын Санкт-Петербургтагы конфликтны күрсәттеләр. “Ашыгыч ярдәм“ ялгыш “Mercedes“кабәрелгән, водитель чыгып, медиклар белән сугыша башлаган, кулындагы пычагын эшкә җиккән. Ярый полиция патруле вакытлы килеп җитеп, 45 яшьлек ир-атны тоткарлаган, аны кулга алганнар, РФ Җинаятьләр Кодексының 1нче бүлегенең 119нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар. Петропавловск-Камчатскта иномарка водителе, медикларга янап, “Ашыгыч ярдәм“гә юл бирми торган, нәтиҗәдә табиблар юнәлгән пациент үлгән. Соңгы арада гаммәви мәгълүмат чараларында махсуслашкан автомобильләргә карата автооятсызлык очраклары турында бигрәк күп сөйләнелә. Күбесенчә медиклар җик күрә. Илебездә табибны кыйнап чыгып китү очраклары да күбәеп китте түгелме соң, җәмәгать?! Факт эзләп әллә кая Каф тавы артына барасы түгел, бер танышым: “Беркөнне район үзәк хастаханәсенең кабул итү (“приемный покой“) ягында утырам. “Ашыгыч ярдәм“ шоферы белән фельдшеры носилкага салып берәүне алып керде. Тирә-юньгә сасы аракы исе таралды. Авыру, дигәннәре лаекыл исерек икән бит! Итеген салдырганда балтырыннан чып-чын хәнҗәр килеп чыкты. Аны якындагы полиция хезмәткәренә тоттырдылар. Документларын рәсмиләштерү өчен паспортын сораганнар иде, “Шул нәрсәмне тот!“ – дигән җавап ишетелде. Аннары, тозлап-борычлап, катлы-катлы итеп сүгенде. Бераздан сикереп торып утырды да, әйтергә дә оят инде: күселеген ачып, почмакка барып йо- мышын йомышлый башлады. Ай-яй, ак халатлылары- бызның эше эш түгел, ничек түзәләр микән бу хәлләргә, Ходай сабырлык бирсен үзләренә,“ – дип сөйләде. Мамадыш район үзәк хаста-ханәсенең “Ашыгыч ярдәм“ бүлеге хезмәткәрләре бу уңайдан ни уйлыйлар соң? Аларның башларыннан кичкәннәрне, фикерләрен үз авызларыннан тыңлыйк. СЕРГЕЙ МИТРОФАНОВ, өлкән фельдшер: Эш практикасында төрле хәлләргә тап булып, төрле кешеләр белән очрашып торабыз. Медикларга карата агрессия күренешләре дә булгалый. Берничә ел элек бер фельдшерыбызны чын мәгънәсендә кыйнадылар. Әнисенең җан биргәнен үз күзләре белән күргән кыз ташланган аңа. Аффект халәтендә үзен-үзе белештермәгән. Кешеләрнең барысын да аңларга, вактөяккә игътибар итмәскә, хәтердән шунда ук сызып атарга тырышабыз, үпкә-рәнҗүләр сакламаска омтылабыз. Эшкә – эш, кешегә кеше итеп карыйбыз. Ике бригада тәүлек буе, берсе 17.00-8.00 сәгатькәчә кизү тора. Беренче чакыру белән үк, вакытны сузмыйча, ярдәмгә ашыгабыз. Коллективта тәҗрибәле һөнәр осталары тупланган, алар мамадышлыларның сәламәтлек сагында бик уяу торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International