Мамадышның мае майлы, сыры сырлы.

2017 елның 24 феврале, җомга

Кризис чорының нинди генә авырлыкларын кичерүләргә карамастан, бездә оптимальләштерү сылтавы белән бер генә кешене дә кыскарту булмады, эшчеләребез үз урынында хезмәт куюын дәвам итә. Киресенчә, иске заводны сафка җибәреп, тагын 22 эш урыны булдырдык. Предприятиенең нәтиҗәле эшләве хезмәт хакларын вакытында түләп бару, коллективның социаль бурычларын үтәү, салымнарны түләү һәм сөт тапшыручылар белән вакытында алыш-биреш ясап тору мөмкинлеге бирә. Сөт тапшыручыларга килгәндә, алар арасында үзебезнекеләр, күпчелекне шәхси хуҗалыклар тәшкил итә. Районда җитештерелгән бер генә литр сөт тә юкка чыкмый, ә сыйфатлы продукциягә әйләндерелә. Безнең продукция, республикада гына түгел, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Уралда башка зур калаларда да сатыла һәм аңа ихтыяҗ бар. Азыкның сыйфаты җитештерүченең, сатучыларның намуслылыгына нык бәйле. Шуңа күрә Мамадыш сыр-май комбинаты үзенең репутациясен нык саклый, мизгел эчендә килгән табыш артыннан беркайчан да куганы булмады,–дип сөйләде ИК “ПРОСТО МОЛОКО“ ҖЧҖ енең “Мамадыш сыр-май комбинаты“ директоры Мәксүт ӘХМӘТШИН. Ә чын майны ялганнан ничек аерырга соң? Бу сорауга комбинат лабораториясе мөдире Лилия ГАЯНОВА җавап бирә: –Майның тышында “Масло сливочное кресьянское“, “Масло сливочное любительское“ дип язылган, сырның упаковкасында логотиб булырга, ГОСТ таләпләренә җавап бирергә тиеш. Арзанлы майларның составын җентекләп өйрәнегез: әгәр үсемлек майлары (арахис, пальма, кокос, рапс) яисә серле “сөт майларын алыштыр- гыч“ исемле ингредиентлар язылган икән, шикләнеп тә тормагыз – бу чын май тү- гел. Яхшы майның пачкасы 80 сумнан да ким тора ал- мый, чөнки бер килограмм май җитештерү өчен 20 килограмм тирәсе сөт кирәк. “ПРОСТО МОЛОКО“ компаниясе “Агропромпарк“, “Бәхетле“ сәүдә нокталарына “ФИЛИН“ люминоскоплары урнаштырды, әлеге махсус аппарат ярдәмендә майның чынмы-юкмы икәнен бик тиз аерып була. Әйе, сатып алучы беренче чиратта бәягә игътибар итә. Күпләр арзан бәягә сыйфат- лы продукция җитештерү мөмкин түгел икәнне аңлап бетерми. Кулланучылар базарында хәл итеп бул- мастай мәсьәләләр хәттин ашкан. Сату челтәрләрен өч елга бер генә тапкыр (анысы да алдан хәбәр итеп) тикшерү турындагы закон шундый нәтиҗәләр биргән. Эшмәкәрләр хәзер “Килерләр-тикшерерләр!“ – дип куркып тормый, шуңа күрә сатуга куелган товарның сыйфаты турында артык кызыксынучы юк. Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре сыйфатсыз товарга юлыккан кешеләргә шикаять язарга тәкъдим итә. Шул очракта гына кибетләрдә тикшерүләр уздырырга мөмкин. Иң аянычы – сыйфатсыз азык - төлек җитештерүчеләр белән көрәш алымнары тиешле нәтиҗә бирми. Фальсификацияләнгән товар саткан өчен бернинди дә җәза каралмаган. Шуңа күрә җитештерүчеләр курыкмыйча май урынына сатып алучыга спред, маргарин тәкъдим итә. Халык акыл белән эш итеп, беренче чиратта сыйфатка игътибар итә башласа гына, вәзгыятьне үзгәртеп булачак. Сыйфатсыз товарга ихтыяҗ булмаса, ул үзеннән-үзе кибет киштәләреннән юкка чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International