Йөз яшьлек Тәкәнеш чибәре.

2017 елның 3 марты, җомга

Йөз яшен тутырган бар кеше, бүген Түбән Тәкәнеш авылында гомер кичерүче Өммениса Мөхәммәткамал кызы Һадиева кебек, Ходай биргән гомеренә, сәламәтлегенә рәхмәт әйтеп яши торгандыр. Йөз дә бер яшен тутырып, йөз дә икенче яшенә китсә дә, һаман җор телле, шаярып сөйләшергә ярата әле ул. Хәтере дә яхшы, колакларына якын килеп, соравыңны бирергә генә кирәк, шунда ук уен көлке белән җавап кайтара.

Ел саен Сабан туенда йөгерешкә бара идем. Кашыкка йомырка салып та йөгердем. Йомыркаларымны төшереп җибәргәнем булмады. Быел бармамдыр инде: картайдым... Чүтеки, 1916нчы елгы бит мин, – дип кеткелди әби. Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллин да, йөзяшьлек авылдашының, Сабантуйларны калдырмыйча, йөгерешләрдә катнашуын сокланып сөйли. Чиләк-көянтә белән су күтәреп йөгерә торган ярышларда да катнаша торган булган уртача буйлы, чандыр гәүдәле, яшен ташы кебек җитез бу әби-ебез. Озак яшәвенең серен Ходай биргән сәламәтлегендә күрә ул. Сигез яшьлек чагымда бизгәк тоткан иде. Шуннан авыру күрмәдем, бер кайчан да дару эчкәнем булмады, – ди. Үзебезнең, авырып киткәч, учлап дару эчкәнебезне күз алдына китерәм дә, гаҗәпкә калам. Сәламәтлегебезне кайтарабыз, ныгытабыз дип, ул химикатлар белән гомерләре безне күпмегә кыскартабыз икән?! Йөз дә бер яшь, дип әйтергә генә ансат. 1921нче, 1946нчы елгы ачлыкларны да, ачлы-туклы сугыш елларын да узган кеше бит инде ул. Ярты гомере тамагына туйганчы ашамыйча, өстенә җүнле кием кимичә узгандыр. Гаилә альбомын актарып, еллар сөременнән саргайган фотоларны карыйбыз. Өммениса апа: “Монысы – шул кеше, күптән вафат инде. Болары да гүр иясе булдылар“,–дип, берәм- берәм туганнары, якыннары белән таныштырып бара. “Үзеңнең яшь чактагы рәсемнәрең юкмы соң?“ – дигән соравыбызга яңадан: “Юк шул. Кәртечкегә төшә идек тә, егетләргә бүләк итеп биреп бетерә идек. Үземә калмаганнар“, – дип, кеткелдәп җавап бирә ул. Хатын-кызның олы бәхете – ирендә, балаларының игелекләрен күреп яшәвендә. “Бәхет ул – сәламәт булу“, – дип тә өсти Өммениса әби. Җәмәгате дә күптән вафат инде, улын да җирләгән. Бер кызы Асия – Казанда, икенчесе Сәрия Кукмарада гаиләләре белән гомер кичерәләр. Әниләренең хәлен белергә кайтып йөриләр. 8нче Март бәйрәменә, Әниләр көне белән котларга да кайтып китәләр. “Бүләккә я күлмәк, я яулык алып кайталар“,–ди. 8нче Март бәйрәменә иң зур бүләкне Бөек Ватан сугышы елларында ясаганнар аңа. Кап суга торган булган. Кап сугу дип, моннан илле-алтмыш еллар элек капчык ясауны әйткәннәр. “Стахановчы идем. Кап суккан өчен, сугыш вакы- тында Васильевога ял йортына җибәрделәр“,–ди. Эшләрендә бик зур күрсәткечләргә ирешүчеләрне, рекордлар куючыларны узган гасырның утызынчы-кырыгынчы елларында: “Стахановчылар“, – дип йөрткәннәр. “Озак яшәү өчен бер нәрсәгә дә кайгырмаска кирәк. Алла үзе бирә, үзе ала. Кайгырып бер нәрсә дә барып чыкмый“, – дип тә өсти йөзьяшәр. Кешеләрдә дә яхшы якларны гына күре- ргә өйрәнгән ул. Калебе чиста, күңеле яхшылыкта аның. Кеше бит, килеш-килбәте, буйсыны белән генә түгел, эчке дөньясының саф һәм игелекле бүлуы белән дә чибәр була. Үз йортында үзе генә гомер кичергәч, Өммениса әби Һадиевага социаль хезмәткәр Русудан Иванова хезмәт күрсәтә. “Әби, йөз яшьтән узган булса да, үзе ягып мунча керә әле. Мин суын ташып, утыннарын кертеп кенә бирәм“,–ди ул. “Хәзер урамга бик чыгып йөрмим инде. Караватны күбрәк яратам“,–ди Өммениса әби үзе һәм тагын кеткелдәп көлеп җибәрә. “Менә минем бүгенге иң якын дустым һәм бөтен шатлыкларымны уртаклашучым“,–дип, Матуркай исемле мәчесен кулына алып сыйпый. Йөз дә бер яшьлек әбиебез “зарлангалап“ алса да, “Нократ“ һәм “Ирек мәйданы“ газеталарына язылып, аларны күзлексез дә укыштыра әле. Начаррак ишетә башласа да, колак апппараты кими. Йорты да, каралтысы да нык әле–тарала башламаганнар. Болар әбинең бүген дә хуҗалык җанлы икәнен күрсәтәләр. Бакчасын да утыртмыйча калдырмыйлар икән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International