“Без һәрчак яңа җиңүләргә омтылабыз!“.

2017 елның 7 марты, сишәмбе

Һәр подписка кампаниясе саен “ТАТМЕДИА“ АҖе “Газета - журналларга язылган өчен–телевизор!“ акциясе уздыра һәм тантаналы төстә призлар уйната. Чараны видеога төшереп, “ТАТМЕДИА“ сайтының акцияләр бүлегенә куя. Төп приз – телевизор, кыйммәтле бүләкләр уйнату белән беррәттән, һәр районның иң күп суммага подписка рәсмиләштергән бер кешесенә кызыксындыру бүләге да бирелә. 2017нче елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу турында дүрт квитанция (“Сабантуй“, “Казан утлары“, “Гаилә һәм мәктәп“, “Нократ“) җибәргән райондашыбыз Лилия Исмәгыйлова әнә шул бүләккә лаек дип табылды. Лилия Фәтхерахман кызы – Усали урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Ире Әмир авылда газ буенча слесарь вазыйфасын башкара. Ул да укырга бик ярата, “Казан утлары“ның һәр санын көтеп ала икән. Күренекле хаттат һәм тугралар остасы, якташыбыз Нәҗип Нәккашның бертуган энесе шамаилләр ясау белән дә мавыга. Әлеге зыялы гаиләдә үсүче өч бала да матбугат басмаларын көтеп ала.Классымдагы җиде укучыма көн саен: “Укымышлы, бердәм, дус, актив булыгыз, һәрчак алга карап, җиңүгә таба атлагыз“,–дип өйрәтәм. Иң яхшы үрнәк – шәхси гамәл кылып күрсәтү. Җиңүебез турында хәбәрне ишеткәч, күңелгә бик рәхәт булып китте, рәхмәт Сезгә,–ди Лилия Фәтхерахман кызы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International