ПЕДАГОГЛАР ЙОМГАК ЯСАДЫ.

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Пәнҗешәмбе көнне муниципаль район башкарма комитетының мәгариф бүлеге коллегиясе утырышы узды. Анда төбәгебез мәгариф учреждениеләренең узган елгы эшчәнлекләренә йомгак ясалды, быелга планнар билгеләнде. Төп доклад белән бүлек начальнигы Илдус Габдрахманов чыгыш ясады. Аңардан соң коллегиядә катнашучылар мәгариф бүлеге методисты Миләүшә Сәләхова, Соколка урта мәктәбе директоры Наталья Тихонова, “Миләшкәй“ балалар бакчасы мөдире Гүзәлия Галимханова, Балалар һәм яшүсмерләр йорты директоры Артур Ефимов чыгышларын тыңладылар. Утырышта район башлыгы Анатолий Иванов та катнашты. Ул районыбыз педагогларының эшчәнлегенә югары бәя бирде, ләкин ирешелгәннәр белән генә чикләнеп калмыйча, алга таба да камилләшергә, укыту-тәрбия өлкәсендә заманча юлларны киң файдаланырга кирәклеген ассызыклады. Соңыннан мәгариф өлкәсендә тырышлык күрсәткәннәргә бүләкләр тапшырылды. Коллегия турында тулырак язманы газетабызның алдагы саннарында укырсыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International