Сайкичү“нең гомере озын булачак.

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

М-7“ трассасының 945нче километрында урнашкан “Яшел алан“ны киләчәктә зур үзгәрешләр көтә. Биредәге базар 23 ел эшли инде. Заманында ул меңгә якын райондашыбыз өчен яшәү чыганагы булып торды. Бүген трассаның ике ягында 80-85 сәүдә ноктасы бар.

Соңгы вакытта халык телендә “Сайкичү“ дип йөртелгән әлеге урынның киләчәге турында сүзләр күп булды. Биредәге сатучылар базарның ябылуыннан курыксалар, республика җитәкчелеге исә аны Европа стандартларына туры китерерлек итеп төзекләндерүне тәкъдим итә. Татарстан Республи- касы Президенты Рөстәм Миңнеханов базарны сакларга кирәклеген белдерде. Моның өчен сәүдә ноктасы цивилизацияле һәм уңайлы булырга, заманча сәүдә шартларына, санитария кагыйдәләренә, сервис дәрәҗәсе, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирергә, сатып алучылар өчен җайлы булырга тиеш. Алда торачак үзгәрешләр турында хәбәр итү максатында, Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов базар сатучылары белән очрашты. Безнең төп бурыч – территорияне тиешле таләпләр- гә җавап бирерлек итеп рәткә китерү. Бу нисбәттән проектчыларга бурыч куячакбыз. Мәйданчыкны, аңа керү һәм аннан чыгу юлларын асфальтлау белән шөгыльләнәчәкбез. Бирегә заманча бәдрәфләр урнаштырырга кирәк. Мотельләр, кафе, шиномонтаж төзергә мөмкин. Автобуслар туктый торган урын да комачау итмәячәк. Мин сезгә булган барлык мәгълүматларны да ирештереп торачакмын, иң мөһиме – сезнең дә ярдәм кирәк булачак. Әгәр рөхсәт бирсәгез, киләчәктә дә бу юнәлештә эш алып барачак- быз, – диде район башлыгы очрашу вакытында. Гасыр башында, территорияне тәртиптә тоту максатында, аны икегә бүлгәннәр иде: “Парма“ ҖЧҖ юлның Казанга таба юнәлешендәге уң якны алса, “Путник“ ҖЧҖ – каршы якны. Җәмгыятьләр бирегә лареклар урнаштырдылар һәм территорияне чистартып тордылар. Әгәр “Парма“ аукцион аша Мамадыш районы җирен арендага алса, икенчесенә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы межалаган урман фонды эләгә. Җәмгыять министр- лык белән аренда килешүен төзи. Аның шартлары буенча участокта рекреацион эшчәнлек алып барылырга тиеш була. Әгәр кафе белән бәдрәфне рекреациягә кертеп булса, сәүдәне – юк. Хәзер килешүне өзү проблемасы тора. Җир белән булган мәсьәләне хәл иткәннән соң, балык белән легаль сәүдә итүгә күчәргә мөмкин. Хәзер ТР Премьер-министр урынба- сары Васыйл Шәйхразиев атна саен браконьерлыкка законсыз рәвештә балык сатуга бәйле темалар буенча видеоконференция уздыра. Без бу проблемалар белән җитди шөгыльләнә- без. Базарда сатыла торган балыкны кешеләр өйләрендә ыслыйлар. Шулай булуга карамастан, балык сатыла башлаганнан бирле кешеләрнең агулану очраклары теркәлмәде. Әмма закончалык каты таләпләр куя. Шул уңайдан район башлыгы балыкчыларга үзенең тәкъдимнәрен ирештерде. Кама урман хуҗалыгы бистәсендә буш торучы биналар күп. Бирегә нәкъ шул төбәктән Урманчы авыл җирлегеннән күпләп киләләр. Ыслауны оештыру бер генә кешегә кыйммәткә төшә. Чөнки лаборатория кирәк, кайнар ыслау белән ысланган балыкның сакланышы вакыты да зур түгел. Шуңа күрә без балыкчыларга бердәм рәвештә коллектив җитештерүне оештырырга, лицензия алырга тәкъдим итәбез, – диде ул. Югарыда телгә алынган таләпләрне үтәгәннән соң базарны курыкмыйча Европа стандартларына җавап бирерлек итеп реконструкцияләргә булачак. Ләкин моны “Парма“ һәм “Путник“ фирмалары башкарып чыга алырлармы! Шуңа күрә базарны район башкарма комитеты канаты астына алу кулайрак булачак. Әгәр ул муниципаль унитар предприятие статусы ала икән, аренда өчен түләү дә күпкә кимиячәк, дип ассызыклады Анатолий Петрович. Сәүдәгәрләр һәм район җитәкчелеге белән булган ике арадагы сөйләшү күңелле консенсус белән тәмамланды. Агымдагы елда яңартылган трасса ачылачак. “Волго-Вятскуправтодор“ төзү компаниясе вәкилләре әйтүенчә, “Сайкичү“ федераль трассага керүче беренче базар булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International