Пенсия фонды социаль челтәрләрдә.

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан гражданнарына Пенсия фондыннан үзләренә кирәкле мәгълүматны уңайлы юллар аша алу мөмкинлеге тудырылды. 

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге гражданнар белән социаль челтәрләрдә һәм интернет-блогларда үзара элемтә урнаштыру буенча актив эш башлап җибәрде. 

Интернеттан файдаланучы гражданнар өчен Пенсия фонды Twitter, Facebook и ВКонтакте социаль челтәрләрендә мөмкинлекләр тудырды. Пенсия фонды бүлегенең рәсми интернет челтәре битләре аша пенсия белән тәэмин итү буенча оператив мәгълүмат, шикаять һәм эшне яхшырту буенча теләкләр, яңалыкларны оператив рәвештә алып бару өчен яңалыклар лентасына язылу, пенсия системасына кагылышлы соңгы яңалыклар белән танышып бару мөмкинлеге бирелгән. 2017 елда Татарстан бүлеге YouTuBта үз каналын булдырды. 

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республиканың төрле яшьтәге һәм төрле категориядәге гражданнары социаль челтәрләрдән файдалана. Пенсия фонды, социаль юнәлештәге оешма буларак, халыкка якын тору максатларында мондый ресурсны кулланудан читтә кала алмый. Мондый төр аралашу ике як өчен дә файдалы. 

Соңгы елда гына да социаль челтәрләр аша республика гражданнарыннан Пенсия фондына 1000 нән артык сорау килде. Агымдагы елда бүлек мессенджер Telegram чаралары буенча реаль вакыт режимында халыкка киңәш бирү хезмәтен башлап җибәрде. Соңгы ике айда гына да халыктан 100 дән артык сорау кабул ителде. 

Мессенджер Telegram системасы аша сорау җибәрү өчен гражданин әлеге программаны үзендә булдырырга һәм +7 (927) 419-27-27 телефоны аша сорау җибәрергә тиеш була. Татарстан Пенсия фонды бүлеге хезмәткәрләре тиз арада ул сорауга җавап та бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International