Синоптиклар һава торышының бозылу ихтималы турында кисәтә.

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 30 мартта көндез республикада төньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәюе көтелә. Көчәйгәан вакытта аның тизлеге урыны белән секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. 

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава. Бераз кар ява. Урыны белән көчле булмаган буран. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исә. Татарстан буенча уртача көндезге һава температурасы – 0...-5, Казанда исә  -1..-3 градус булачак.

Юлларда бозлавык саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International