КАР АСТЫННАН МАШИНАЛАР ДА ЧЫГА.

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиясенең чираттагы утырышында утызга якын беркетмә каралды. Аларның унга якыны “М-7“ Уфа-Мәскәү федераль юлы читендә урнашкан сәүдә үзәкләре һәм кафелар хуҗаларына элмә такталарын муниципаль органнар белән килештермәгән өчен тутырылган иде. Мамадыштагы кибетләрнең хуҗалары, предприятиеләр һәм учреждениеләр бу эшне башкарып чыктылар инде. Ә авылларда, федераль һәм территориаль юл буйларында шәхси кибетләр салучылар игътибардан читтәрәк калып килделәр. Вәкаләтле хезмәткәрләр барысын да барлап чыгачаклар. Машиналары кышны тротуарларда, балалар мәйданчыкларында уздырган шәһәрдәшләребез дә административ комиссиягә чакырыла башлады. Референдум үткәреп кабул ителгән үзарасалым акчаларын түләмәүчеләргә карата да административ чаралар күреләчәге турында газетабызда язып чыккан идек инде комиссия утырышында. Катмыш һәм Кызыл тау авыл җирлекләреннән шундый берничә кешегә тутырылган беркетмә дә каралды һәм ад- министратив чаралар күрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International