Йөрәк ярдәм сорап “кычкырса“.

2017 елның 28 апреле, җомга

Даими стресслар, тормыш ритмы, барысына да өлгерергә кирәклек бер дә яхшыга китермәячәге турында уйлана башладым. Йөрәк “шаяргалый“, баш та авырткалый, сулыш алулар авырая. Хастаханәгә дә бик йөрми идем. Ә хәзер мин уйлаганга караганда боларның барысы да җитди булса? Анатолий БЕССЧЕТНОВ. Мамадыш шәһәре.“

Газета укучыбыз соравына район үзәк хастаханәсенең поликлиника өлеше мөдире Рамил ГАЛИЕВ җавап бирә: Даими медицина тикшеренүе, диспансеризация узу үзвакытында күп кенә авыруларны ачыкларга һәм аларны башлангыч стадиядә дәваларга ярдәм итә: бигрәк тә кан әйләнеше системасындагы кимчелекләрне, яңа авыру билгеләрен. Районыбызда беренче урында артериаль гипертония, йөрәкнең ишемия авыруы, шикәр диабеты, терәк-двигатель аппараты бозылу белән интегүчеләр тора. Авыруларның күбесен өстәмә тикшеренүгә җибәрәбез. Сәламәт кешеләрне – авырулар, ә авыру кешеләрне рецидивлар һәм чирләрнең прогресслашырга мөмкинлеге турында кисәтәбез. Мисал өчен, йөрәгенә җитәрлек кан килмәсә, кеше кысылу, ба- сым, күкрәк читлегенең үзәк өлешендә авырлык тоя. Мондый уңайсыз тойгылар тамакта булырга мөмкин. Авырту муенда, ияктә, кулларда (еш кына сул кулда) сизелә. Бернинди сәбәпсезгә авыру өянәге белән берлектә тын кысыла башлый, хәлсезлек, күңел болгану һәм тирләү пәйда була. Йөрәк өянәге булганда авырту биш минуттан артырга мөмкин. Шуңа күрә, кичекмәстән, чарасын күрергә кирәк. Әгәр сез табибка мөрәҗәгать итмичә йөрәк өянәгенә кадәр барып җитәсез икән, түбәндәгеләрне эшләргә киңәш итәм: утырырга яисә урын-җиргә башны күтәребрәк ятарга; муенны азат итеп, саф һава сулауны җиңеләйтергә; 0,25 грамм аспирин (төймәне чәйнәгәннән соң гына йотарга), 0,5 миллиграмм нитроглицерин (төймәне тел астына куярга, әгәр капсула икән – алдан тешләп аерырга, әмма йотмаска) эчәргә. Авыру биш минуттан соң да җибәрмәсә, икенче мәртәбә нитроглицеринны кабул итәргә һәм “Ашыгыч ярдәм“ машинасын чакыртырга. Миокард инфаркты вакытында медиклар телендә “терапевт тәрәзәсе“ дип аталган вакытта беренче дүрт сәгать эчендә дәвалануны башларга киңәш итәбез. Әлеге вакыт эчендә йөрәк мускулларының тукымасын коткарырга өлгерергә була. “Ашыгыч ярдәм“ урында ЭКГ ясаганда, авыру билгеләре күренә башлаган беренче сәгатьтә үк тромбаны эретүче терапия – тромболизис кулланыла. Саннар бик үҗәт алар: узган ел миокардтан районыбызда 21 кеше вафат булды. Шуларның унысы – өйләрендә. Бишесе хезмәткә яраклы кешеләр иде. Әгәр организмыгыз бүген үк сезгә “Ярдәм ит“ сигналы җибәрә икән, табибка визитыгызны кичектермәгез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International