Урамнарга нур иңде.

2017 елның 29 апреле, шимбә

Элек мәчеткә намазларга, бәйрәмнәргә караңгы урамнардан, яңгыр явып узгач һәм язгы-көзге айларда пычрак ерып йөри идек. Җәнлек совхозы бистәсендә дә, Кама урманчылыгында да баганаларга өстәмә яктырткычлар урнаштырылды. Алар тыкрыкларга да куелды. Урамнар да тәртипкә китерелә. Бигрәк тә “Изге ай“ мәчетенә иртәнге һәм кичке намазларга барганда уңайлы хәзер. Мәчет тирәсе дә төрле яктан яктыртылып тора. Мәхәлләдә яшәүчеләр нең барысы исеменнән, бу күркәм эшне оештыручы- ларның барысына да, бигрәк тә авыл җирлегебез башлыгы Анатолий Ильинга рәхмәтләребез чиксез. Узган ел зиратларны төзекләндерү эшләрен бик яхшы оештырганнар иде. Православие һәм мөсел- ман зиратларының икесе дә тимер коймалар белән әйләндереп алынды. Алар корган агачлардан һәм башка чүп-чардан чистар- тылды. “Изге ай“ мәчетендә дә уңай үзгәрешләр булды. Дин белеме алу өчен аерым бина төзелде. Мәчетнең манарасы яңартылды. Мәчет каршында дин дәресләре үткәрелә, Җәнлек совхозы мәктәбендә дә балаларга әдәп-әхлак дәресләре бирелә.Бу мәсьәләне хәл иткәнгә мәктәп директоры Светлана Гыйльметдинова һәм укытучылар коллективына да рәхмәт укыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International