Сәләтлеләр арсеналы саекмас.

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Фестиваль кысаларында 700дән артык бала мәртәбәле жюри каршында зур сынау тотты. Шулар арасында, иң-иңнәре сайлап алынып, бәйгенең финалына уздылар һәм иң яхшы, дип табылган номерлар тамашачы хөкеменә тәкъдим ителде. Өч яшьтән алып җиде яшькәчә малайлар һәм кызлар район мәдәният йортында узган гала-концертта да сынауны югары балларга тапшырдылар. Һәр чыгышны залда утыручылар көчле алкышлар белән каршы алдылар. Аларның һәрбесе аерым мактауга лаек. Авыллардага балалар бакчаларында тәрби- яләнүчеләр арасында да менә дигән сәнгать осталары бар икән. Балалар белән сәнгать юнәлешендә эшләүнең күпме тырышлык, көч сарыф ителүен балалар бакчалары мөдирләре, тәрбиячеләре һәм, әлбәттә инде, ата-аналар үзләре генә беләләрдер. Әле хәреф тә таный бел- мәгән өч-биш яшьлек сабыйны шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү өчен шактый “тир түгәргә“ туры килгәндер. Концерт барышында мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр тарафыннан башкарылган төрле биюләргә сокланып утырдык. Киләчәктә җырчыларыбыз арсеналы да саекмасын. Соңгы елларда “Йолдызлык-Созвездие“ республика конкурсында катнашучыларның зур күпчелеге сәнгать өлкәсендә үзләрен нәкъ менә быел җиденче тапкыр уздырылган “Сәләтле балаларның салават күпере“ бәйгесендә сынап караганнардыр. Әлеге фикер бу фестивальнең инициаторы, районыбыз башлыгы Анатолий Иванов чыгышында да яңгырады. Алга таба да фестиваль үзенең асылын югалтмаячагына ышанычын белдерде ул. Бәйге нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә, һәр яшь категориясендә җиңүчеләр, призлы урыннарны алучылар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International