Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Өмет“ социаль приютында “Бергә булдырабыз“ социаль-гуманитар проекты гамәлгә ашырыла.

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Өмет“ социаль приютында “Бергә булдырабыз“ социаль-гуманитар проекты гамәлгә ашырыла. Ул узган елның ноябрендә старт алган чараның максаты – балаларның һәм яшүсмерләрнең социаль приютларда яшәүләренә, тәрбия алуларына уңайлы шартлар тудыру. Проект өч юнәлешне үз эченә ала: “Үзем эшлим, үзем булдырам“, “Кунак бүлмәсе“, “Спортны сайлыйм“. Беренчесе нигезендә социаль-көнкүреш, кулинария һәм тегү эше буенча хезмәт реабилитациясе бүлмәләре җиһазландырыла: кызлар өчен ул – “Хуҗабикә“, малайлар өчен “Яшь оста“ столярлык остаханәсе булачак. Верстаклар, тегү машиналары кайтарылган инде. “Кунак бүлмәсе“ – балаларның әти-әниләре белән очрашу урыны ролен үтиячәк. Монда йорттагыга якын шартлар тудырылган. Бу юнәлештә белгечләр “Гаилә тормышына әзерләнәбез“, “Гаилә – тормыш нигезе“ программалары кысаларында эшлиләр. “Спортны сайлыйм“га килгәндә, биредә заманча футбол һәм волейбол мәйданчыклары булдыру күз уңында тотыла. “Әлеге проектны гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен район җитәкчеләренә, авыр тормыш хәлендә калган балалар язмышына битараф булмаганнарга чиксез рәхмәт. Без әлеге проектны тормышка ашыруда ярдәм итүчеләргә дә мөрәҗәгать итәбез,“ – ди учреждение директоры Айрат Мәүлиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International