Сиреньнәр, сиреньнәр.

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Май җитүгә, бакчаларда сирень (канәфер) чәчәк ата башлый: шәмәхә, зәңгәрсу, ак чәчәкле нечкә, нәфис куаклардан чыккан хуш ис урам буенча ук тарала. Сирень–талымсыз үсемлек. Аны үрчетү һәм үстерү авыр түгел. Сазлыктан кала, бар җирдә дә әйбәт үсә ул. Бөреләре иртә шытып чыкканга, әлеге куакны язын мөмкин кадәр иртәрәк утыртырга киңәш ителә. 70х70х70кә чокыр казып, төбенә черемә салырга, аннан сиреньне тамырларын рәтләп утыртырга, суны тернәкләнгәнче генә сибеп торырга. Әлеге куак салкыннардан курыкмый, шулай да, кәүсә тирәсен мүлчәләп чыгарга кирәк. Сиреньне гөмбәчек зарарларга мөмкин. Моны көрән һәм шиңеп баручы чәчәк бөреләреннән күреп була. Зарарланган ботакларны исәннәренә кадәр кисеп алырга кирәк. Куак тиз арада үрчегәнгә күрә, аны сирәкләп тору зарур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International