Ахыргы елларда ата-аналар сирәк очрый торган, матур яңгырашлы һәм тирән мәгънәле исемнәргә өстенлек бирә башлады.

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

    Ахыргы елларда ата-аналар сирәк очрый торган, матур яңгырашлы һәм тирән мәгънәле исемнәргә өстенлек бирә башлады. 26 нчы май көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә шундый исемнәрнең берсе туу турында акт китабында урын алды.

 Евгений һәм Дарья кызларына бик сирәк очрый торган “Василина” исеме  сайлаганнар. Василина грек теленнән тәрҗемә иткәндә хөкүмәт җитәкчесе хатыны, юмарт бүләкләүче, тормышны үз кулында тотучы мәгънәсенә ия.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина, бәхетле ата-ананы зур сөенечләре белән тәбрикләп , изге теләкләрен җиткерде, Василинаның беренче документын – туу турында таныклыгын һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановтан исемле котлау открыткасын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International