Яуланган үрләр чик түгел.

2017 елның 2 июне, җомга

Бу көннәрдә көрәш буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә һәм Түбән Ушмадагы “Дуслык“ спорт комплексында 17 гүзәл зат күнегүләр үткәрәләр. Татарстаннан, Чувашия һәм Мордовиядән килгән, Россия чемпионатына әзерләнүче туташлар үзләренә шундый мөмкинлек, әзерләнү өчен шартлар тудырганы өчен эшмәкәр Рифат Мотыйгуллинга рәхмәтле.

Аларны чемпионатка Татарстан җыелма командасының баш тренеры Сергей Дружков әерли. Күнегүләрдә аңа ирекле көрәш буенча дөнья һәм Европа чемпионы Светлана Липатова да булыша. Спортның бу төренә игътибар елдан-ел арта бара. Бүген ирекле көрәш белән авылларда да шөгыльләнәләр. Берничә мәктәптә түгәрәкләр эшли. “Иреклеләре“без төрле дәрәҗәдәге бәйге-яры- шларда катнашып, матур күрсәткечләргә ирештеләр. 2016-2017нче уку елында спорт мәктәбенә йөрүчеләр 50 – респбулика, 12 – бөтенроссия, 3 халыкара ярыш-бәйгеләрдә катнашып, 115 алтын, 66 көмеш һәм 80 бронза медальләр яуладылар. 30 яшь көрәшче беренче разряд, алты “ирекле“ спорт мастерлыгына кандидат нормативларын үтәделәр, ә Илдар Шәкүров спорт мастеры исеменә лаек булды. Киләчәктә дә яшь спорт- чылар бүгенге нәтиҗәләр белән генә чикләнмичә, уңышлар яулауларын дәвам итәрләр. Әлеге фикерләр мәктәпнең узган уку елына нәтиҗә ясауга багышланган чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов белән Рифат Мотыйгуллин чыгышларында яңгырады. Чарада төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып уңышларга ирешкән спортчылар, мәктәпне тәмамлаган 13 көрәшче, аларның әти- әниләре, остазлар, берничә авыл мәктәбе директоры бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International