Районыбыз мелиораторлары ел саен мәктәпләребездәге сугару җайланмаларын эшләтеп җибәрүдә, алар көйсезләнгәндә, көйләп бирүдә ярдәм күрсәтәләр. Сугару җайланмаларын кулланып яшелчәләрдән мул уңыш алып булуын үзләренең ярдәмче хуҗалыкларында да раслыйлар алар.
Менә ун елдан артык инде “Мелиорация“ ПМКсы генераль директоры Ринат Мостафин колонна һәм “Старый мельник“ эшче-хезмәткәрләрен, предприятие хисабына, “Нократ“ һәм “Вятка“ газеталарына яздырып килә. 2017нче елның икенче яртыеллыгына да алтмыш кешегә подписка оештырды ул. Редакциябез коллективы, моның өчен, аңа зур рәхмәтле.