«Минем кече Ватаным» VIII Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсына эшләр кабул итү срогы озайтылды.

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

«Минем кече Ватаным» VIII Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсына эшләр кабул итү срогы 2017 елның 16 июненә кадәр озайтылды.

Конкурс Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Россия авыл яшьләре берлеге тарафыннан үткәрелә. Әлеге проектта 7 ел буена 12 меңнән артык кеше катнашты. Конкурсның максаты - яшь буында ватанпәрвәрлек идеяләрен тәрбияләү, үзенең кече Ватаны өчен милли горурлык хисләре уяту.

2017 елгы конкурс 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары арасында түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: “Минем авыл торак пунктының (авыл, утар (хутор), кышлак, олыс) тарихы”, «Крестьян шәҗәрәләре”, «Россия халыклары традицияләре һәм кәсепләре”, «Минем хыялымдагы авыл – киләчәк буын авылы”, «Минем җаным – табигатьҗаны”, “Кече Ватан символы”, “Безнең заман шагыйрьләре”.

Конкурста катнашуга гаризаларны «Авылның мәдәни-тирихи мирасы» мәгълүмат порталы (www.nasledie-sela.ru, «Минем кече Ватаным» конкурсы» бүлеге) аша бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International