Чабып булмый: өстән күзәтәләр.

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Узган атнада районыбызда Транспортка күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча дәүләт автоюл күзәтчелеге идарәсе белгечләре планлы тикшерүләрен башладылар. Беренче булып алар безнең районда мәктәп автобусларының йөреше ничек оештырылуы белән таныштылар. Кунаклар 20 көн дәвамында бездә юл эшчәнлеге мәсьәләләрен хәл итү, халыкка транспорт хезмәте күрсәтүдә нинди шартлар тудырылуын һәм район территориясендә транспорт хезмәте күрсәтүне оештыруда муниципаль район Башкарма комитетының эшчәнлеген тикшерәчәкләр, анализ ясаячаклар. Беренче көнне алар балаларны мәк- тәпләргә, спорт объектларына йөртүнең ничек оештырылуы белән кызыксындылар. Мәгълүм булганча, Татарстан Хөкүмәте мәктәп автобусларын укучыларны кечкенә авыллардан төп мәктәпләргә илтүдән тыш, башка максатларда куллануга юл куярга ярамый, дип саный. 2010 елдан аларның ничек хәрәкәт итүе даими күзәтү астына алынды. Бүгенге көндә мәктәп техникасының барысы да ГЛОНАСС + 112 системасы белән тәэмин ителгән. Рәсми чыганаклардан күренгәнчә, бу чараларның нәтиҗәсе дә бар. Әлеге төр транспортка бәйле теркәлгән юл һәлакәтләре юк дәрәҗәсендә, автобус йөртүчеләрнең тизлек- не арттыруын ике тапкыр киметүгә китергән. Соколка урта мәктәбенә Отаркадан 18 бала йөри. Аларның иминлеге өчен Николай МАТРОСОВ җавап бирә. 1978нче елдан бирле руль артында инде мин. 2008нче елда 19 урынлы автобуска утырдым. Үземә нинди җаваплылык алганымны яхшы беләм. Соколкага кузгалганчы, барлык балаларның да саклану каешларын эләк- тергәнлекләрен тикшереп чыгам. Юлда исә тизлек тә чикләнгән: сәгатенә 60 километрдан артык барып булмый. Моңа ияләшүе кыен булды. Нишлисең бит, таләпләр бөтен кешегә дә бер тигез. Аз гына чикне уздыңмы, шунда ук кисәтү килә: ГЛОНАССтан дип әйтүем, – ди ул. Яшерен-батырын түгел, автобуслар мәктәпләр карамагында булганда, аларга тиешле контроль булмады, диярлек. Хәзер районыбыздагы барлык мәктәп автобуслары да “Транспорт“ җава- плылыгы чикләнгән җәмгыять карамагында. Оешма мәктәп техникасының муниципаль берәмлекләрнең башка максатларына түгел, ә мәктәп маршрутлары кысаларында гына кулланылырга тиешлегенә җитди контроль булдырды. Автобусларның хәрәкәтен башкалабыздагы махсус үзәкләрдә дә күзәтәләр. Әлеге проблемага бәйле сөйләшү район хакимиятенең утырышлар залында дәвам итте. Мамадышта халыкка автомобиль транспорты хезмәтен күрсәтүче оешма-предприятиеләр вәкилләре, шушы өлкә буенча җаваплылар катнашында уздырылган киңәшмәдә ТР Юллар күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Борис СМИРНОВ, тикшерү барышында Мамадышта пассажирларга хезмәт күрсәтүче автотранспорт, такси хезмәте, мәктәп автобуслары эшчәнлеге аеруча күз уңында тотылачагын ассызыклап үтте. Бу тикшерү планлы төстә ТР Прокуратурасы белән килешеп үткәрелә. Чара барышында шулай ук пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту, бу өлкәдә эшчәнлек алып баручы автотранспортка көн дәвамында контрольне көчәйтү мәсьәләсе дә каралачак. Киңәшмәдә район башлыгы Анатолий Иванов та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International