Газетабызга гимн кирәк.

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Районыбыз газеталарының чыга башлавына 100 ел тулуга да сана- улы вакыт кына калды. Киләсе елның февралендә аның олы юбилее зурлап билгеләп үтеләчәк. Бер гасыр буе төбәгебез халкына мәгълүмат җиткереп, игелекле эшләргә рухландырып килсәк тә, газетабызның гимны юк әле. Хөрмәтле, райондашлар, чит төбәкләдә яшәүче якташлар, шигърият сөючеләр! Сезнең барыгызны да әлеге конкурста катнашырга чакырабыз! Газетабыз татар һәм рус телләрендә чыкканлы- ктан, гимнның бер куплеты татарча, икенчесе – русча булуы һәм шулай чиратлашып дәвам итүе хупланачак. Текстны ике телдә иҗат итү авыр булса, иң уңышлы, дип сайлап алынган вариантны шагыйрьләргә биреп тәрҗемә иттерәчәкбез. Конкурста җиңеп чыккан гимн тексты компо- зиторларга көй язарга биреләчәк. Конкурска әзер текст һәм көен дә тәкъдим итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International