ТӘРТИПНЕ БЕРГӘЛӘП БУЛДЫРЫЙК!

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Татарстанда торак пунктларын чистарту һәм территорияләрне тәртипкә китерү буенча санитар-экологик икеайлык тәмам һәм аның нәтиҗәләре билгеле. 1нче апрельдән 31нче майга кадәр Мамадыш районында 67 тәртип бозу очрагы теркәлгән. Чүплек өемнәрен юкка чыгару, гражданнарны территорияләрне чистарту, төзекләндерү, агач утырту өмәләренә тарту төп чаралар булып торган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсенең беренче разрядлы белгече Рафил ШӘРӘФИЕВ районыбыздагы экологик хәлне үзенчә бәяли: –Икеайлык дәвамында бик зур күләмле эшләр башкарылды. Иң мөһиме – без чүп өемнәре белән көрәшәбез, территорияләрне чистартабыз. Якын киләчәктә районда су законлылыгы белән бәйле тикшерүләр планлаштырыла. Андый тәртип бозулар вертолет белән очканда күзгә чалынды. Мәсәлән, Кызыл Тау авылында яшәүче берәү, Ушма елгасы чикләрендәге җирне сатып алып, аны койма белән әйләндереп, гражданнарның суга ирекле якын килүенә киртә тудырган. Аңа штраф салынды һәм закон бозу очрагын юкка чыгару турында предписание бирелде. Районның баш экологы төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар турында фактларны (8552) 59-36-39 яисә шәхсән 8 (960) 059-72-73 телефоннарына хәбәр итүне сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International