Пятилеткада – төлке явы.

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Пәнҗешәмбе көнне Пятилеткадан Миннехановлар шалтыратты. Төнлә кетәклекләренә төлке кереп, 23 тавыкларын буган. Берсенең үле түшкәсен сарымсак түтәленнән, икенчесен – помидор төбеннән, кыскасы, унысын ун җирдән казып алганнар; унөче юкка чыккан. Икенче көнне, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Наил Шәрифуллинны да юлдаш итеп, Пятилеткага юнәлдек. Анда булганчы, хәлнең гаять катлаулы икәне башыбызга да кереп карамады. Миннехановлар капка төбендә безне бер төркем хатын-кыз көтеп тора иде. –Кетәклекнең бер почма- гындагы сеткасы астын нан казып кергән. Икенче почмагыннан казып чыгып киткән. Бакчага күршеләр ягыннан кергән, аяк эзләре күренеп тора иде, ерганакка төшеп, М-7 трассасы ягындагы почмактан, сетка астын казып чыгып кит- кән,–дип сөйләде Айрат Миннеханов. Аларның бакча башыннан тирән ерганак уза. Гомумән, Пятилетка берничә тирән ерганак арасына урнашкан. Аларның ярларын агачлар каплаган. Еллар буе алар арасына кешенең кереп караганы юктыр – төлкеләр өн ясау, бала үстерү өчен бик яхшы урыннар шул. Миннехановлар капка төбенә җыелган хатыннар да бер-бер артлы: “Безнең дә сигез тавыкны буды. Безнекен – унберне...“ – дип сөйләргә керештеләр. Былтыр да бистәдәге бер–ике гаиләнең тавыкларын буып чыккан булган икән. Быел июнь аенда бөтенләй тамаша башланган. “Михаил Тутуровның – дүрт, Альбина Журованың – унбер, Валентина Тришкинаның – сигез, Рәйхана Зәйнако- ваның – биш, Мария Бочкованың – сигез, Гүзәлия Хәкимованың – унбер, Анатолий Паршинның җиде... тавыгын алып чыгып кит- кән“, – дип санап киттеләр. Миннехановларның төл- ке хуҗа булып йөргән кетәклекләрен дә карап чыктык. –Хәзер тавыклар кетәклек- кә керергә куркалар. Йо- мыркаларын ишек алдында салалар. Кич җиткәч әтәч тә керергә шикләнә, – ди Айрат. Ике сыер, ике үгез, ике тана бозау да асрыйлар алар. Төлке котырган булып, авыруның аларга йогуыннан куркалар. Гүзәлия Хәкимо- ва белән Мария Бочкова да: “Хәзер балалар каникулда. Аларны харап итә күрмәсеннәр“,–диделәр. Баксаң, районыбыз ветеринарлары Пятилеткадагы мондый хәлләрдән бөтенләй хәбәрдар булмаган икән. Аларга җиткерү турында уйлаучы да булмаган. Ә бит көндез дә Пятилетка урамында төлке күрүчеләр булган. “Ике ел рәттән инде, аучылар белән бергә, төлкеләр өчен котыру авыруына каршы вакциналы приманкалар таратабыз. Былтыр ун мең данә приманка куелган иде. Быел төлкеләрнең Ушма аръягындагы шәхси хуҗалыкка кереп эт белән сугышканы булды. Төньяк ми- крорайонда да күрделәр. Югары Ушмага да кереп чыкты. Соңгы елларда төлке белән контактта булган малларда котыру авыруы очрагы расланганы юк әле. Раслана гына күрмәсен. Кешегә дә йогарга мөмкин. Вакытында дәваламасаң, үлемгә китерә. Симптомнарын тагын бер тапкыр халыкның исенә төшерәм. Котыру авырулы малның селәгәйләре ага, күзләре акая, чабулый башлыйлар – аларның баш миләре за- рарланган була“,–ди Наил Шәрифуллин. Халык, кайчагында, авы- рлыгын эченә йотып кала бит. Отарка авыл җирле- ге башлыгы Хәниф Миннекәевка да үзләренең тавыкларын төлке буып чы- гуы турында пәнҗешәмбе көнне төштән соң Миннеха- новлар гына шалтыраткан. Узган ел да Отаркада бер төлкенең зыян салуын, бу очрак буенча да аучылар белән сөйләшкәнен әйтте ул. Пятилетка халкына да әлеге төлкедән, бәлки инде төлкеләрдән, тизрәк котылырга язсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International