Операция башланды.

2017 елның 20 июне, сишәмбе

Республикада, шул исәптән безнең районда да,  наркотикларга каршы көрәшне көчәйтү максатында  «Мәк» операциясе башланды. РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе гражданнарны күрше-күлән бакчаларында, подъездларда һәм бакчачылык ширкәтләрендә ят кешеләрнең күренүенә игътибар итәргә чакыра. Полиция хезмәткәрләре мәк, киндер үсү урыннары  турында җирле органнарга хәбәр итүне сорый. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча тиз арада тикшерү уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International