"МамадышТВ" тамашачысына бүген нәрсә әзерли?

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Ел да район "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Розалия ханым Ибраһимова изге Рамазан аенда дистәләгән мөэмин мөселман кардәшләребезне ифтар мәҗлесенә җыя.

Шәһәр мәдрәсәсе ярдәме белән шундый ифтар ашының чираттагысы 18нче июнь көнне узды. Чарага "Мамадыш-ТВ" телеканалының иҗат төркеме дә чакырылган иде. Бирегә җыелганнарның тәэсоратларын, ифтар ашларының бар эчтәлеген бүгенге "Иман вә әхлак" тапшыруы аша җиткерергә тырышырбыз. 22нче июнь кичендә, 17.30 сәгатьтә, карарга онытмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International