Балалар автокәнәфие бетерелерме: Мамадыш инспекторлары җавап бирә.

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

Юлда нинди генә хәлләр булмый. Машина йөртүчеләрнең, юлда йөрүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен төрле чаралар күрәләр. Мәсәлән, балаларга дип махсус автокәнәфиләр уйлап таптылар. Ләкин күптән түгел аларны бетерү хакында сүзләр ишетелде. Моның дөреслеккә туры киләме, юкмы икәнлеген без Мамадыш ЮХИДИ бүлегеннән белештек.
Балалар өчен махсус автокәнәфине әле узган гасырның 30 нчы елларында ук уйлап тапканнар. Беренчеләре исә баланың куркынычсызлыгын тулысынча тәэмин итә алмаган. Елдан-ел камилләшеп, нинди генә төрләре чыкмады аларның. Бүгенге көндә кәнәфиләр баланың гомерен саклап каламы, әгәр шулай икән нигә алардан баш тартырга?
– Балаларның автокәнәфиләре гамәлдә калачак. Бары берникадәр үзгәрешләр генә кертелде, – дип хәбәр итте Мамадыш районы юлда йөрү куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге инспекторы Рамил Шиһапов.
Үзгәрешләргә килгәндә, җиде яшькә кадәр булган балаларны автокәнәфидә, ә 7-12 яшьлек балаларны автокәнәфи яки куркынычсызлык каешлары ярдәмендә йөртү мәҗбүри. Шулай ук мотоциклның арткы урындыгына унике яшьтән кечерәкләрне утыртырга ярамый.
Юлда йөрү куркынычсызлыгын пропагандалау бүлегендә шулай ук Лилия Никифорова да эшли. Ул һәрдаим Рамил Шигапов белән берлектә балалар бакчасына, мәктәпләргә барып әңгәмәләр үткәрә.
– Автокәнәфиләрне бетерү мөмкин түгел. Чөнки ул – балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүче яхшы чара. Бүгенге көндә юл һәлакәтләре еш була. Районыбызда да аларның саны кимүгә бара дип әйтеп булмый, кызганычка каршы, – ди ул. 
Лилия Никифорова күп гомерен әлеге эшкә багышлаган, юлда булган һәр вакыйга турында белеп бара. Бигрәк тә балалар катнашындагы юл һәлакәтләре хакында ишетүе авыр аңа. “Ата-аналар балаларына күбрәк игътибар бирсеннәр иде, чөнки соңыннан бик күпләр үкенә”, – дип белдерде ул. 
Инспекторлар сүзенә караганда, бүгенге көндә Мамадышта юл йөрү кагыйдәләрен җәяүлеләр дә еш боза икән. Мәсәлән, велосипедчылар белән шундый очраклар күп теркәлгән. “Зебра” аркылы чыкканда велосипедтан төшеп, аны кул белән этеп чыгарга киңәш итәләр. “Әле кайбер урыннарда махсус тротуарлар булмау да борчый, җәяүлеләр машина юлыннан йөрергә мәҗбүр”, – ди алар. Бу исә юл һәлакәте чыгу ихтималын арттыра гына. 
Мамадыш районында юл һәлакәтенә очраган балаларның саны буенча статистика түбәндәгечә:
2012 ел – 11 бала;
2013 – 13 бала;
2014 – 14 бала;
2015 – 12 бала;
2016 – 9 бала; 
2017 – 4 бала.
Алинә Юнысова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International