Кукмарада удмурт халкының “Чакара” регионара фольклор фестивале була.

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

Удмурт халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү максатында 8 июльдә Кукмарада “Борынгы удмурт җырлары “Чакара” дигән регионара фольклор фестивале узачак, - дип хәбәр итә "Хезмәт даны" газетасы.

Фестивальдә Удмуртия, Башкортостан, Татарстан, Марий Эл, Коми республикалары, Пермь крае, Свердловск һәм Томск өлкәләре, Ханты-Мансийск, Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләренең удмурт фольклор коллективлары катнаша.

Программада: катнашучылар һәм чакырылган коллективларның чыгышлары, иҗади һәм интерактив мәйданчыклар эшләячәк.

Барлык коллективларга да фестивальнең катнашучы дипломы һәм истәлек бүләкләре тапшырылачак.

Фестивальнең рәсми ачылу тантанасы сәг. 11.00дә. Чара Киндеркүл авылы янындагы тугайда үтәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International