Мамадыш халкы Питрау бәйрәме хакында фикерләрен белдерде.

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Питрауга эш белән барачакмын. Башка елларны да булдым, ошатып кайттым. Уеннарда катнашмыйм, барлык концертларны карап чыгам, бөтен аланны әйләнәм. Күбесенчә көрәш карыйм, хатын-кызларныкы да бик ошый. Башка уеннарның да шул ук мәйданда булуы уңайлы.

Николай Минхин (54 яшь):

- Питрауга бармыйча калганым юк. Көрәш мәйданында утырам, борылып олы сәхнәдән концертны күзәтәм. Шунысы гына ошамый: халык күп булганга, машинаны еракта калдырасы.

Резеда Исаева (12 яшь):

 Андагы атмосфера бик ошый. Балык тотучылар, концертларның күп булуы. Берсеннән икенчесенә күчергә җитешеп булмый. Ял итү, уйнау өчен әйберләр күп. Питраудагы кебек салютны башка җирдә күргән юк әле. Шулай ук күп дусларны очратасың.

Әлфия Гасыймова (72 яшь):

- Питрауга бер тапкыр барганым бар,  ләкин иртәгә бармыйм, чөнки өлкән яшьтә бит инде. Анда бик шәп, миңа ошады! Концертлар, көрәш кызыклы үтә. Аеруча судан балык тоту игътибарны җәлеп итте, анда суга чумган кешеләрне күзәтүе бик кызыклы. Мин дә уеннарда катнашыр идем, тик дәрт бар, дәрман юк. Кем белә, бәлки, алдагы елларны барырмын да әле.

Шактый кешенең Питрауда булганы юк икән, “Барасыгыз киләме?” дигән сорауга алар уңай яки “Белмим” дигән җавап кайтардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International