Июнь аенда бөтен җир өстен яшеллек, кояш күперен хәтерләткән дистәләрчә төсләр каплап ала.

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Без барыбыз да чәчәкләр яратабыз. Кайбер елларда бу вакытта инде бакчаларыбызда аларның ниндиләре генә үсми: розалар, кашкарыйлар, ап-ак ромашкалар, аллыгөлле лаләләр, төрле төстәге лилияләр шаулап утыралар. Без аларга көн дә “күз-колак“ булабыз, чүп үләннәрдән арындырабыз, алар белән сөйләшеп йөри- без, чөнки чәчәкләр җанга тынычлык бирәләр, кәефебезне күтәрәләр. Алар урамнарны, паркларны бизи, шәһәр-авылларны матурлый, бәйрәм төсе бирә, кешеләр күңеленә шатлык-куаныч өсти. Кызганычка каршы, табигатьнең әлеге мизгелләре быелгы июнь өчен хас түгел. Башка елларны бу вакытта шәһәр урамнары, йорт яннары, оешма-предприятиеләр ишегаллары инде шау чәчәктә утыра иде. Тик менә табигать кай- чан үзенең мәрхәмәтлелеген күрсәтеп, җир өстенә җылы кояш нурларына “юлны“ ачар, әлегә билгесез. Без үзебез яши торган урыннарыбызны матурлау өчен барысын да эшләдек инде: күпләп чәчәкләр утырттык. Табигать бизәкләре дисәк тә, аларга борынгыдан ук инде хөрмәт булган, аларның һәрберсенең үзләренә генә хас мәгънәләре, асыллары бар, дип уйлаганнар. Тикмәгә генә күп илләр аларны үзләренең дәүләт символлары итеп сайламаганнардыр. Мәсәлән Голландиядәлалә, Япониядә – алтын чәчәк (хризантема), Мисырда – лотос, Кытайда – нәркис, Шотландиядә – шайтан таягы, Германиядә – күкбаш... ...Әйе, чәчәкләр–шатлык һәм матурлык чыганагы. Алар безнең тормышыбызны бизи, рухыбызны күтәрә, кешеләр арасында эчкерсез дуслык билгесе булып та хезмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International