Мамадыш ак калфаклылары өч көнлек сәфәр белән Сабада

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

Районга керү юлында кунакларны икмәк, чәкчәк белән каршы алдылар. Тальяннарда уйнаучы егетләр татарча биетеп тә алды. Делегатлар арасында Татарстан шәһәр-районнарыннан да, чит төбәкләрдән дә вәкилләр бар. Мамадыш районы делегациясен биредә җирле оешма рәисе Розалия ханым Ибраһимова җитәкли. 

Калфаклы татар хатын-кызларын өч көн дәвамында бай программа көтә. 

Бүген, 17 июльдә, район мәдәният йортында күргәзмә белән танышу, Саба районы турында видеофильм карау, Шәмәрдән бистәсенә бару, анда
“Җинү паркы”нда районда җитештерелгән чималлар белән танышу,​ “Йөрәк авазы” әдәби-музыкаль күренеш​не карау, “Утар” балалар йорты эшчәнлеге белән танышу, анда ​​​​ тәрбияләнүче балалар катнашында концертны тамаша кылу каралган. Бүгенге көн «Сабантуй» комплексында сәхнәләштерелгән “Кияү мунчасы”, “Орчык өмәсе” йолаларын ​​ карау, кунакларның үзләре катнашында Сабан туе белән тәмамланачак.
Иртәгә, 18 июльдә, ​“Төп нигез” темасы буенча Сабада Фиргать һәм Гөлсинә Галимуллиннар гаиләсендә булу, Кызыл Мишә авылында Гаттаровлар гаиләсе белән танышу көтелә. Кызыл Мишәдә кунакларга мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә милли рухта тәрбия эшчәнлеге турында сөйләячәкләр. Шулай ук, делегатлар Кече Шыңар, Югары Симет , Шекше, Явлаштау авылларына барачак. Миңгәр авылында делегатлар артист Шәүкәт Биктимеровның төп нигезе, музее, китапханә белән ​​​танышачак.
19 нчы июльдә Саба мәчетендә «Васыятьнамә» - Җәлил хәзрәт вәгазьләрен ​​​​тыңлау, Лесхоз авылында Урман музеена, Кыңгыраулар музеена, Бөтенроссия селекция орлыкчылык үзәгенә сәяхәт, Лесхоз мәдәният йортында пленар утырыш көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International